Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТР башкаласында төрле чор геройларына багышланган күргәзмә ачылачак

Экспозициядә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре тәкъдим ителәчәк.

  •  
  •  

6 декабрьдә 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында төрле чор геройларына багышланган «Аларның батырлыгы гасырларда калачак» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре күрсәтеләчәк.

Күргәзмә якташларыбыз – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Николай Столяров, Миңнул Гыйззәтуллин, Михаил Красавин, Семен Коновалов һәм шушы югары исемгә лаек булган башка сугышчыларның батырлыклары турында сөйләячәк. Экспозиция музейга килүчеләрне Россиянең заманча Геройлары һәм Батырлык ордены кавалерлары Иван Додосов һәм Рәсим Баксиков белән таныштырачак.

Күргәзмә буыннар бәйләнешен ассызыклый, тарихи хәтерне сакларга һәм илне саклаучыларга хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. Ул батырлык һәм фидакарьлек кебек мөһим кешелек сыйфатлары турында уйланырга рухландырырга тиеш.

Күргәзмәне ачу тантанасы геройлар һәм сугышчылар гаиләләре катнашында узачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте. Чара 14:00 сәгатьтә Шейкман проспектындагы 12 нче йорт адресы буенча башлана. Күргәзмә кыш дәвамында эшләячәк.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев