Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТНВ Теләчедә «Алмаш» дип аталган яңа телевизион сериал төшерә башлады

20 сериядән торган яңа сериал көз айларында тамашачыга тәкъдим ителер дип фаразлана.

Бүген Теләчедә «Туган авылым» күңел ачу комплексында яңа « Алмаш» сериалын төшерә башлауга старт бирелде. Сериалны «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе төшерә.

Сериалның режиссеры – Алмаз Әкбәров, сценарий авторы – Альберт Шакиров. Төп рольләрне Фәннур Мөхәммәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шәкүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка артистлары башкара.

 

 

Татарстанның Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов телерадиокомпаниянең иҗат төркеменә рәхмәт әйтте.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берничә проект эшлибез. Былтыр «Бер-бер хәл» дигән күп серияле фильм төшерелгән иде. Шушы матур традицияне дәвам итәргә булдык, чөнки телебезне саклауда бу компаниянең роле бәхәссез. Сериал тамашачыны җәлеп итәр, телебезне саклап калу, үстерүдә булышыр дип уйлыйм», – диде ул.

 

 

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов сүзләренчә, халык чит ил сериалларыннан туйган. «Бразилия, Төркия сериалларын күрсәттек – халык туйды. Халык үзебезнең тормыш турында, үзебезнең артистлар төшкән сериаллар сорый. Без бу заказны үтәргә тырышабыз. Безнең төп максат – туктамаска, киләчәктә дә төшерергә, чөнки темалар бик күп», – диде ул.

Традиция буенча, сериалны гамәлгә куючылар, артистлар имзасы куелган тәлинкәне Илшат Әминов камера штативына сугып ватты.

 

 

Сценарий авторы Альберт Шакиров фаразы буенча, тамашачыга сериал көз айларында тәкъдим ителәчәк, 20 серия төшереләчәк. Сериал шәһәрдән авылга кайту турында, төп геройлар – игезәкләр Әмир һәм Сәмир.

«Бер-бер хәл» сериалын төшереп бетергәндә икенче идея килде. «Бер-бер хәл» сериалында күрсәткән гаиләне авылга кайтарсак әйбәт булыр иде дип уйлана башладык. Авылга кайту һәм авылны күрсәтү идеясе шул вакытта күңелгә кереп калды», – ди идея авторы.

 

 

Төп рольне – игезәкләрне Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов башкара.«Ике кешене уйнавы катлаулырак, чөнки алар төрле. Тиз арада образга керү миңа бик җиңел бирелми. Радик Бариев рольне тәкъдим иткәч, авырсынып та караган идем, аннан ризалаштым. Бу – минем беренче тәҗрибә», – диде ул. 

  • Проектны төшерү Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм "Татнефть" хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев