Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Төнге Казан» йөгерешенә Россиянең 119 шәһәреннән 1,2 меңнән артык кеше теркәлгән

Теләүчеләр 5 яки 10 км дистанцияне сайлый алалар, ә яшь спортчылар өчен 300 һәм 600 метрга йөгерү каралган.

16 нчы июльдә Татарстан башкаласында «Төнге Казан» йөгереше узачак. Маршрут үз эченә шәһәрнең иң матур урыннарын – Кремль яр буе, Кремль, Игенчеләр сарае, «Казан» гаилә үзәген алачак.

Бүгенге көндә Россиянең 119 шәһәреннән һәм 37 төбәгеннән, шулай ук башка илләрдән (Колумбия, Гватемал) 1,2 меңнән артык кеше теркәлгән. Җиңел атлетика чарасында катнашырга теләүчеләрнең күпчелеге – Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, шулай ук Чувашиядән. 

Теркәлү 11 нче июльгә кадәр ачык, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында. 

Катнашучылар 5 яки 10 километр дистанцияне сайлый ала. 3-10 яшьлек балалар өчен 300 һәм 600 метрлык дистанцияләр каралган, аларда яшь җиңел атлетлар үзләренең беренче медальләрен ала алачак. 

Турнирның спорт өлеше 17:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркы янында башлана. Беренче булып стартка 300 һәм 600 метрга йөгерергә теләүчеләр чыгачак. Шулай ук «Төнге Казан» кысаларында спорт ориентлашуы буенча ярыш узачак, ул 18:30 сәгатьтә башлана. 5 чакрымга старт 22:45 сәгатьтә биреләчәк, 10 чакрымга – төн уртасында. 

Катнашу өчен гариза бирергә, йөгерү кагыйдәләре, трасса проекты һәм ярышларның нигезләмәсе белән ярышларның рәсми сайтында танышырга мөмкин. 

Төнге марафон Казанда инде бишенче тапкыр үткәрелә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев