Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тиз очрашулар, викторина, концерт һәм мастер-класслар: Казан ипподромында «Яратам» фестивале узачак

Кичәнең хедлайнерлары булып Элвин Грей, Марат Яруллин һәм Әнвәр Нургалиев тора.

  •  
  •  

Казан ипподромында 14 июльдә «Яратам» гаилә фестивале узачак. Халык өчен призлар белән тематик викторина, мастер-класслар, тиз очрашулар һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты әзерләнгән.

Мәйданчык 16:00 сәгатьтә эшли башлый. Бәйрәм кунакларын фуд-корт һәм фотозона каршы алачак. Шул ук вакытта тиз очрашулар башлана, катнашу өчен теркәлергә кирәк.

17:00дә гаилә викторинасы старт ала. Командалар логик, музыкаль һәм график раундлар көтә. Ике-биш кешелек гаиләләр катнаша ала. Теркәлү ачык.

Татар эстрадасы йолдызлары сәхнәгә 18:00 сәгатьтә чыгачак. Кичәнең хедлайнерлары булып Элвин Грей, Марат Яруллин, Әнвәр Нургалиев һәм башкалар тора. Таймингны сылтама буенча күрергә мөмкин.

Чарага керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Совет районы администрациясе матбугат хезмәтендә.

Элегрәк Горький исемендәге Казан паркында «Зур гаилә пикнигы» фестивале узды. Анда 4 мең кеше булды. Кунаклар өчен икенчел куллану турында лекцияләр, яшь эшмәкәрләр товарлары ярминкәсе һәм «Выслушаем» проекты кысаларында психолог белән очрашулар оештырылды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев