Тинчурин театры «Золотой Трезини-2024» халыкара премиясенең «Алтын диплом» иясе булды
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Җилкәнсезләр» спектакле «Золотой Трезини-2024» VII халыкара архитектура-дизайн премиясенең дипломанты булды һәм «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңү яулады.
Автор — Кәрим Тинчурин, режиссер — Туфан Имаметдинов.
Искәртеп узыйк, «Золотой Трезини» халыкара премиясе 2018 елдан бирле тапшырыла. Быел «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңүгә Россиянең 23 проекты дәгъва кылды.
mincult.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев