Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театры Казанның 2 нче татар гимназиясе белән хезмәттәшлек итә башлады

11 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Мондый мөмкинлеккә белем бирү учреждениесе, театрыбызда уздырылган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсында җиңү яулап, ия булды. Шул сәбәпле, безнең театр гимназияне шефлыкка алды.

Хезмәттәшлекне рәсмиләштерүдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясенең директор урынбасары Илназ Зарипов катнашты.

Килешүне рәсмиләштергәннән соң гимназия укучылары өчен театр музее мөдире Розалия Чабатова экскурсия уздырды. Укучылар театр тарихы турында белде, шулай ук сәхнә артын, бутафория һәм костюмер цехлары белән танышты.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев