Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театрының яшь артисты Фәрхәд Мөхәммәтҗанов «Тантана» премиясе алды

«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Тинчурин театрының яшь артисты Фәрхәд Мөхәммәтҗанов «Ядәч! Исемдә!» спектаклендәге Сәрдәр роле өчен «Дебют» номинациясе буенча «Тантана» премиясенә ия булды.

Чаллы татар дәуләт театрында «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара. Актерга «Тантана» театр премиясе сынын спортчы Антон Шабалов тапшырды. Премияне театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов кабул итеп алды. Чөнки актер буген спектакль уйный иде.

«Ядәч! Исемдә!» спектаклен Тинчурин театрында Венгриядә яшәүче татар режиссеры Сәрдәр Тагировский куйды.

Фәрхәд Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрында беренче сезонын эшли. Ул бирегә Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин курсын тәмамлап килде.

Әлеге номинациядә премиягә Кариев театрындагы «Камыр батыр» спектаклендәге Камыр батыр роле өчен Илсаф Нәҗипов, Камал театрыннан Рәдиф Галимов («Бичара кыз»), Минзәлә театрыннан Азат Җиһаншин («Хәтәр мәҗлес»), «Мастеровые»дан Румил Ихсанов («Лафкадио») тәкъдим ителгән иде.

Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев