Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театрында татарча экскурсия була

19 июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театрында татар телендә ачык экскурсия узачак.

Мэрия проекты кысаларында Казан халкына татар драматургы Кәрим Тинчуринның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләячәкләр. Визит вакытында театрга нигез салучының тарихи экспонатлары, шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм архив документлары белән танышырга мөмкин була. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Экскурсиядә катнашучыларга театрда легендар куелышлар турында сөйләячәкләр. Казанлылар сәхнә артына, грим һәм костюм бүлмәсен күрә ала.

Экскурсия 19 июльдә 18:30 сәгатьтә башлана һәм 1,5 сәгать чамасы дәвам итә. Катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикләнгән. Теркәлү Казан мэриясенең татар телендәге Telegram-каналында бара.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев