Тинчурин театрында «Могҗиза» студиясе балалары спектакль күрсәтә
Республикада

Тинчурин театрында «Могҗиза» студиясе балалары спектакль күрсәтә

Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектаклен әзерләгән. Премьера 21 апрельгә билгеләнгән. Башлана - 11:00 сәгатьтә.

«Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Миһербанлык» дип исемләнгән фэнтези тормыш авырлыкларын җиңү, калыпларга буйсынмыйча үзең теләгәнчә эшләп хыялларны тормышка ашыру хакында», - ди «Могҗиза» студиясе кураторы Зөлфия Бәшәрова.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнгән.

  • Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елда оеша.
  • «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин.
  • Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы җиде бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер 15 бала йөри.

"Татар-информ"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

 

 


Нет комментариев