Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Театр саклык өчен «Ромео һәм Джульетта» спектакленең яшь чикләрен 16+ дип куйган

«Ромео һәм Джульетта» спектакленең яшь чикләрен 16+ дип кую беренче чиратта тәнкыйтьлисе килгәннәрдән театрны саклап калу өчен кирәк иде, дип аңлатты Кариев театрында Шекспир әсәрен куярга алынган башкорт режиссеры Илсур Казакбаев.

«Шекспир әсәрләрен язганда яшь чикләү таләпләре булмаган. Бөтенесе дә караган. Шекспирның драматургиясе балалар һәм үсмерләр өчен дип аерылмый. Аның әсәрләрендә кеше үлә, моны да алып ташлап булмый», – дип аңлатты ул «Татар-информ»да Кариев театрында «Ромео һәм Джульетта» спектакле куелуга багышланган матбугат конференциясендә.

«Пьесада мәхәббәт бар бит инде, әсәрнең сюжетын белсәгез, анда ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр. Без аны ничек бар – шулай күрсәтәбез димим, ләкин төрле гаилә бар. 12+ дип куйсак, кайбер гаиләләрнең минем балама нәрсә күрсәтәсез дип претензия белдерүе мөмкин», – дип дәвам итте Илсур Казакбаев.

«Телевидение белән интернетта болар барысы да бар, әмма шулар театрда булса, төртеп күрсәтәләр. «Балаларга нәрсә күрсәтәсез?!» дип йөргән хирыс кешеләрнең һәрберсенә «Шекспир шулай язган» дип аңлатып тормас өчен яшь чикләрен 16+ дип куйдык. 18+ дип тә куеп булыр иде. Минемчә, 16да алар мәхәббәтнең ни икәнен белә инде», –  дип нәтиҗә ясады ул.

«Биредә Илсур-әти белән Илсур-режиссер бик каты көрәште», – дип сүзгә кушылды театр директоры Луиза Янсуар.

Кариев театрында башкорт режиссеры Илсур Казакбаев Шекспир әсәре буенча «Ромео һәм Джульетта» спектаклен куя. Премьера 19-20 октябрь көннәрендә була.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев