Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Түбән Камада яшәүчеләрне балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итәргә чакыралар

Түбән Камада «Мәктәпкә әзерләүдә ярдәм ит» традицион акциясе башланды. Ул авыр тормыш хәлендә калган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү, мәктәпкә әзерләү, аларны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү максатыннан уздырыла.

Мәктәп кирәк-яракларын җыю И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (Тукай ур., 21) эш көннәрендә 9:00 17:00 сәгатьләргә кадәр үткәрелә. Шулай ук шәһәр һәм район мәктәпләрендә дә бу эш оештырыла. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Күп еллар дәвамында битараф булмаган кешеләр Түбән Кама муниципаль районында мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнергә булыша. Чакыруга кушылган түбәнкамалыларга рәхмәт белдерәбез һәм район халкын да акциягә кушылырга чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте социаль челтәрләрдәге битендә Түбән Кама муниципаль районының Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев