Түбән Камада разведчик кызлар язмышы турында спектакль күрсәтәчәкләр
Республикада

Түбән Камада разведчик кызлар язмышы турында спектакль күрсәтәчәкләр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Түбән Каманың Яшь тамашачы театры «Не покидай меня…» спектаклен күрсәтәчәк.

Ул 5 май көнне Халык иҗаты йортында була, 16: 00 сәгатьтә башлана.

Бу - сугыш, мәхәббәт, намус һәм бурыч хисе, кешелек кыйммәтләре, ватанпәрвәрлек турында баллада. Аның эчтәлегенә разведчик кызлар язмышы салынган.

Билетларны онлайн-кассада, шул исәптән Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин.

Белешү өчен телефон: 8 (8555)36-86-20.

 

tat.e-nkama.ru

 


Нет комментариев