Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татмедиа»да медиахолдингның 16 еллыгы уңаеннан концерт булды: Безне бөтен ил белә

2 октябрьдә «Татмедиа» бинасы холлында медиахолдингның 16 еллыгы уңаеннан концерт булды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллегаларын бәйрәм белән котлады.

«Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Инде 16 ел узган. Һәммәгезнең дә алга таба уңышлы эшләвен телим», - дигән теләкләрен җиткерде ул, коллективта җылы атмосфера хөкем сөрүен искәртеп.

 

Бәйрәмгә җыелган газета-журнал хезмәткәрләрен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Татмедиа» АҖ — бүген Идел буенда иң текә компания. Безне бөтен ил белә. Биредә иң алдынгы журналистлар, редакторлар, идарәче составның зур командасы эшли. Без барыбыз да зур, җитди эш белән шөгыльләнәбез. Һәм, чыннан да, бу эш бүген бик уңышлы бара», - дип искәртте ул.

 

 

Татар эстрадасы җырчысы Илназар коллектив алдында ул унга якын җыр башкарды. Шулай ук, күркәм гадәткә кергәнчә, зур тортта шәмнәр кабыздылар, соңыннан аны бәйрәмдәге барлык кунакларга тараттылар.

 

 

Искәртеп узабыз, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән 2007 елда оештырыла.

Хәзерге вакытта биредә 1,6 меңнән артык хезмәткәр эшли, медиахолдинг составына 66 филиал керә. Алар арасында республика, шәһәр һәм район басма матбугат чаралары, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы бар.

Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсы 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 19 телеканалны, 14 радиоканалны, интернет челтәрендә 81 сайтны берләштерә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә алып барыла. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә.

 

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев