Күренекле пианист, Татарстанның халык артисты Марат Сираҗетдинов вафат булды. Бу хакта продюсер Гүзәл Абелханова хәбәр итте.
Музыкантны җирләү бүген Казанның Мамадыш трактындагы татар зиратында узачак, – дип яза «Татар-информ».
Марат Сираҗетдинов 1948 елда Уфада туа. 70нче еллар башында ук ул Татарстанның иң танылган виртуоз пианистларының берсе булып таныла. Аның репертуарында - Фридерик Шопен, Роберт Шуман, Сергей Рахманинов, Сергей Прокофьев һәм дөньякүләм танылган башка легендар композиторларның әсәрләре.
Нет комментариев