Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанның сигез коллективы 2023 елда федераль программа буенча гастрольләргә барачак

Татарстанның җиде дәүләт театры һәм бер ансамбле 2023 елда федераль программа буенча гастрольләр программасына кергән.

РФ Мәдәният министрлыгының «Большие гастроли» һәм «Мы – Россия» программалары буенча бөтенроссия гастроль-концерт планында катнашучылар исемлеге чыккан.

Федераль программаның регионара юнәлеше буенча Әлмәт татар дәүләт театры, Әтнә татар дәүләт театры, Буа дәүләт театры һәм Качалов исемендәге рус академия театры гастрольләргә барачак.

«Большие гастроли» программасының балалар юнәлеше буенча «Әкият» курчак театры, Кариев театры, Казан ТЮЗы исемлеккә кергән.

Әлмәт театры сентябрь аенда Петрозаводскига барачак.

Әтнә театры Дагыстанга җыена. «Дагыстанлылар безгә алмаш гастроль белән киләчәк. Табасаран театрының июньдә килүе планлаштырыла», – диде театрның маркетинг буенча директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова.

РФ Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, «Большие гастроли» программасына барлыгы 247 театр катнашуы планлаштырыла.

«Мы – Россия» программасына ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле гастрольләре кертелгән.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев