Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанның Мәскәүдәге Вәкиллегенә хәрбиләр өчен хатлар һәм рәсемнәр тапшырдылар

Армиянең үзәк спорт клубының (ЦСКА) спорт даны музее Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә Кораллы көчләр һәм спорт ветераннарының хатларын, ЦСКА спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәрен тапшырды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итте.

Алар махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә адресланган. Хатларда батырлык һәм фидакарьлек өчен рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләре язылган, хәрбиләрнең тиз арада өйләренә сау-сәламәт һәм имин әйләнеп кайтуларын теләгәннәр.

«Без сезнең хәрбиләргә ярдәм итү акцияләре, хәрби хезмәткәрләр белән даими очрашулар оештыруыгыз турында беләбез. Шуңа күрә сезнең ярдәм белән безнең юлламалар адресатларга тиз барып җитәр дип ышанабыз», – диде ЦСКА командасының мәгълүмати-агарту эшләре үзәге башлыгы Лариса Сафиуллина. Хатлар һәм балаларның рәсемнәре Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяровка тапшырылды.

Илдар Мөхәммәдьяров билгеләп үткәнчә, Вәкаләтле вәкиллек ДНР һәм ЛНР республикаларында зыян күргән кешеләргә, Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән биш акция үткәргән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар якын арада, һичшиксез, матур эчтәлекле хатларны алачак, дип белдерде ул.

Хатлар РФ Саклану министрлыгының Кораллы көчләре хәрбиләре – махсус операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыюга багышланган чара кысаларында язылды. Аны Армиянең үзәк спорт клубы оештырды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев