Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлылар Курск өлкәсендә яшәүчеләргә мәктәпкә җыенырга ярдәм итә алалар

Балалар кәнсә товарларына, рюкзакларга һәм техник җайланмаларга мохтаҗ.

Татарстанда Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен мәктәп кирәк-яракларын җыю буенча хәйрия акциясе уза. Акциягә теләгән кеше кушыла ала.

Укучылар уку өчен планшет һәм ноутбукларга, кәнсә товарларына, рюкзакларга мохтаҗ. Өч төрле ысул белән ярдәм итәргә була: товарларны мөстәкыйль сатып алып, аларны Петербург урамындагы 28 нче йорт адресына алып килергә; маркетплейслардагы әйберләрне билгеле бер тапшыру пунктларына заказ бирергә; акчаларны исәп-хисап язмасына күчерергә.

Тулырак мәгълүматны сылтама буенча яисә +7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны аша тәгаенләргә була.

Акция #МойбизнесПомогает Бөтенроссия хәйрия хәрәкәте кысаларында уза, дип ачыклык керттеләр ТР Икътисад министрлыгында.

Моннан алдан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю турында хәбәр ителгән иде. Битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән мохтаҗларга 60 тонна азык-төлек, кием-салым, урын-җир һәм сөлгеләр, гигиена чаралары бирелде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев