Кушымта булдыруда ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм Министрлар кабинеты эшләячәк
Татарстанда өй шартларында спорт белән шөгыльләнү өчен татар телендә кушымта барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде.
«Бу цифрлаштыру формасы, өйдә күнекмәләр белән шөгыльләнү өчен мондый программалар күп. Без бит татар телен күбрәк популярлаштырырга телибез», - дип хәбәр итте Мингулов.
Шулай ук ул кушымта булдыруда кем эшләячәген аңлатты: «Кем башкарачак һәм бу ничек тормышка ашырылачак — бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Министрлар Кабинеты һәм Идел буе академиясе белән хәл итәчәкбез».
Артур Шипилов
Нет комментариев