Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда узган ел манарасы ауган тарихи мәчетне яңартачаклар

Биектау районының Айбаш авылында XIX гасырда төзелгән мәчеткә реконструкция ясарга ниятлиләр.

Ул төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты һәм республикадагы «татар» тибында төзелгән күп кенә мәчетләрнең прототибы булып тора. Аны реконструкцияләү проекты ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты экспертизасын узган.

Үзәк урам, 42нче йорт адресы буенча урнашкан агач мәчет ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Биектау мөхтәсибәте милкендә. Ул беренче тапкыр 1858 елда төзелгән, аннары 1900 елда янгын чыгу сәбәпле яңадан сафка бастырылган. 1900-1920 елларда бинаны сүтеп яңадан торгызганнар, Аллаһ йортына Җәмигъ мәчете статусы бирелгән.

 

Узган ел көчле җил мәчетнең манарасын аударды – ул чагында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Аллаһ йортын яңадан торгызырга вәгъдә итте. Бинаны авария хәлендә дип таптылар.

Экспертлар проектны раслаганнан соң планлаштырылган эшләр буенча иҗтимагый тыңлаулар үткәреләчәк – алар 18 сентябрьгә билгеләнгән.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев