Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда тавыш белән идарә итү системасына татар телендә сөйләм үрнәкләре җыялар

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында тавыш белән идарә итү системасына татар телен кертү проекты өстендә эш дәвам итә.

Партнерлар белән бергә тавыш командаларын тануның күптелле системасын эшләү планлаштырала. Мондый система заманча акыллы йорт системалары, әйберләр интернеты, төрле роботлар һәм ясалма интеллект ысулларын кулланып, җайланмалар белән идарә итү өчен файдаланылырга мөмкин.

Татар теленнән тыш, тавыш командаларын тану моделе казах, үзбәк һәм төрек телләре өчен булдырылачак. Моның өчен краудсорсинг ысулы белән төрле кешеләрнең сөйләм үрнәкләрен җыю эше алып барыла. «Татар тавышы» махсус телеграм-боты ярдәмендә соңгы атнада берничә дистә тавыш җыелды. Мәгълүматлар җыю этабы ахырына кадәр берничә көн калды, һәм теләсә кайсы кулланучы үзенең смартфоныннан 35 кыска тавыш командасы әйтелешен яздыра һәм җибәрә ала, бу 10 минуттан артык вакыт алмый.

Үз тавышыңны язып алу һәм татар телендәге заманча интеллектуаль системаларны үстерүгә өлеш кертү өчен бу сылтама аша «Татар тавышы» телеграм-ботына күчәргә һәм бот күрсәтмәләренә ияреп, «тавышландыра» башларга кирәк.

35 тавыш командасы яздырганнан соң, кулланучы, автомат танып белү һәм татар сөйләмен синтезлау системалары өчен сөйләм корпуслары базасын тулыландыручы башка тәкъдимнәрне «тавышландыру»ны дәвам итәргә мөмкин.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев