Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда кыяр, чөгендер һәм кәбестә бәясе артты

29 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Татарстанда кайбер яшелчәләрнең бәясе сизелерлек артты. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Аерым алганда, яңа өзелгән кыяр 6 сум 71 тиенгә (2,85 процент) – килограммы 234,12 сумнан 240,83 сумга кадәр күтәрелде. Шулай итеп, алар узган атнада 0,98 процентка (2 сум 41 тиенгә) арзанайганнан соң, элеккеге бәягә кайтты.

Моннан тыш, борщ җыелмасы яшелчәләре кыйммәтләнгән. Аерым алганда, чөгендер 1 сум 96 тиенгә (яки 6,04 процент), килограммы 33,79 сумнан 35,74 сумга кадәр арткан, кәбестә 1 сум 65 тиенгә (5,48 процент), килограммы 31,05 сумнан 32, 70 сумга кадәр, кишер 47 тиенгә (1,28 процент), 36,18 сумнан 36,65 сумга кадәр арткан.

Үз чиратында суган 1 сум 4 тиенгә (2,97 процент) күтәрелгән, килограммы 34,70 сумнан 35,74 сумга кадәр җиткән, ә бәрәңге 51 тиенгә (2,03 процент), килограммы 25,47 сумнан 25,98 сумга кадәр җиткән.

Яңа өзелгән помиидорның бәясе 4 сум 45 тиенгә (1,85 процент), 239,71 сумнан 235,26 сумга кадәр арзанайды. Узган атналарда шулай ук аның бәясе 0,14 процентка (46 тиенгә) төшкән булган.

Балалар туклануы өчен консервланган җиләк-җимеш пюрелары 7 сум 26 тиенгә (1,53 процент) арзанайган, килограммы 471,73 сумнан 464, 47 сум булган.

Болардан тыш, тавык ите (тавык ботыннан кала), сосиска, сарделька, пешкән колбаса, каймак, эремчек һәм тавык йомыркасы 0,5 процентка арзанайды. Йомырканың бәясе 0,56 процентка яки 71 тиенгә, дистәсе 126,79 сумнан 126,08 тиенгә кадәр төште.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев