Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда юристлар бушлай консультация бирәчәк

30 сентябрьдә Татарстанда Өлкәннәр көненә багышланган Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында консультацияләр узачак.

Сораулар телефон аша кабул ителәчәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Казанлылар түбәндәге номерлар буенча 9:00 дән 16:30 га кадәр мөрәҗәгать итә ала:

+7(800)201-16-00;

+7(843)238-10-00;

+7(987)205-00-63 (WhatsApp).

Белгечләр график буенча өзеклексез консультация бирәчәк, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.

Шәһәрлеләрнең сорауларына РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре, шулай ук Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты, Әфганстандагы һәм башка локаль конфликтларның сугыш инвалидлары Татарстан республика иҗтимагый оешмасы белгечләре һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев