Әлеге акчага 18 белем бирү учреждениесе яңартылачак.
Быел «Мәдәният» илкүләм проекты Татарстанның 18 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән: 17 балалар сәнгать мәктәбендә һәм Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә. Бу максатларга барлыгы 580 млн сумнан артык акча тотылачак.
Моннан тыш, ел башыннан «Мәдәният» илкүләм проекты буенча балалар сәнгать мәктәпләренең 40 мөгаллиме квалификация күтәрү курсларын узган. Үткән ел 85 мөгаллим укытылган.
Нет комментариев