Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда этномәдәни фестивальдә 400 меңәр сумлык призлар булачак

Татарстан Министрлар Кабинеты «Безнең йорт – Татарстан» этнофестивален үткәрү тәртибен раслады. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә бер җиңүче билгеләнәчәк, алар һәрберсе 400 мең сум алачак. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Документта билгеләнгәнчә, чараның максаты — Татарстанда яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету.

Фестивальдә аерым башкаручылар, дәүләт учреждениеләре яки коммерцияле булмаган башка оешмаларда үз эшчәнлеген алып баручы иҗат коллективлары катнаша ала. Иҗат коллективында катнашучылар саны 20 кешедән артмаска тиеш.

Бәйге 6 номинациядә уза: вокал, хореография, нәфис сүз, инструменталь музыка, фольклор-йола постановкалары һәм иң яхшы казак коллективы. Ул өч этапта: муниципаль, зона һәм республика этапларында үтәчәк.

Катнашучылар Татарстанда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган концерт номерларын күрсәтергә тиеш.

Комиссия исә номерны башкару сыйфаты, сәнгатьлелек һәм башкару осталыгын, башкаручының яшь үзенчәлекләренең репертуарга туры килүен, сәхнә костюмнарының халык традицияләренә һәм фольклор башкару традицияләренә туры килүен бәяләячәк.

Фестивальнең графигы, этапларны үткәрү вакыты һәм урынын Татарстан Мәдәният министрлыгы раслый һәм барлык мәгълүматларны рәсми сайтта урнаштырачак.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев