Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда чит илләрдән күчеп кайтучы ватандашларның санын арттырырга телиләр

Татарстанда «2019-2025 елларга чит илләрдә яшәүче ватандашларның Татарстан Республикасына үз ирекләре белән күченүенә ярдәм күрсәтү» дәүләт программасы буенча республикага кайтучы гражданнар санын арттырырга җыеналар.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары проектын республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшләде. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза, 21 июльгә кадәр эксперт бәяләмәләре кабул ителәчәк.

Россиянең бу дәүләт программасында катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзалары саны 2024 һәм 2025 елларда алдан планлаштырылган 150 кеше урынына ел саен 300 кеше тәшкил итәргә тиеш. Татарстанга кайткан һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хисапка алынган кешеләр турында сүз бара.

Шул ук вакытта республика программасын финанслау күләме үзгәрешсез кала. 2024 елда 900 млн сум тәшкил итә.

Моннан тыш, 2019 елгы карарның исеме «Чит илдә яшәүче ватандашларның Татарстан Республикасына үзләре теләп күчеп килүенә ярдәм күрсәтү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын раслау турында» дип үзгәртеләчәк.

Шул рәвешле, программа исеменнән хронологик бәйлелек дигәне юкка чыгачак. Ул 2026 елга кадәр гамәлдә булачак дип фаразлана, әмма конкрет күрсәткечләр әле билгеләнмәгән.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев