Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 600 тоннадан артык шикәр сатылган
Республикада

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 600 тоннадан артык шикәр сатылган

Агымдагы елның 19 мартыннан 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм республиканың зур шәһәрләренең 6 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган 6 ярминкәдә иң зур ихтыяҗ  шикәр комына һәм яшелчә продукциясенә  булды, шикәр комы 607,2 тонна сатылган, бу узган ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә күбрәк (узган  ел 365,1 тонна сатылган),  бәрәңге 4 мәртәбә күбрәк - 681,6 тонна (узган  ел - 171,6 тонна), суган 135 тонна һәм кишер 82 тонна сатылган, диелә хәбәрдә.

Калган позицияләр буенча күләмнәр 20 проценттан 100 процентка кадәр арткан.

Алты ярминкә  йомгаклары  буенча:

  •  1146,5 тонна яшелчә китерелгән;
  • 426,2 тонна сыер ите;
  • 130,6 тонна кош ите;
  • 328,2 тонна он;
  • 607,2 тонна шикәр;
  • 42,7 тонна карабодай ярмасы;
  • 99,6 тонна үлчәүле  сөт.

Ярминкәләргә барлыгы 500,2 млн. сумлык  продукция китерелгән, аны тәэмин итү өчен 32 муниципаль район, 5497 машина җәлеп ителгән, шулардан  1400 - зур габаритлы техника, диелә хәбәрдә.

 

"Татар-информ"


Нет комментариев