Татарстанда -3 градуска кадәр салкынайтачак, җепшек кар һәм бозлавык көтелә
Республикада һава шартлары начарлануы фаразлана.
Дүшәмбе Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 25 октябрьдә иртән һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Шул сәбәпле, юлларда күз күреме начарланачак.
Моннан тыш, иртән аерым участокларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы +2..-3 градус, ә көндез +1..+6 градус булуы фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев