Татарстанда -23 градуска кадәр суыта
Республикада

Татарстанда -23 градуска кадәр суыта

Синоптиклар юлларда бозлавык һәм республиканың кайбер районнарында томан төшүе хакында кисәтә.

Бүген Татарстан территориясендә -23 градуска кадәр суытыр дип көтелә, кайбер районнарда томан һәм бозлавык күзәтеләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлларда күз күреме 500 метрдан азрак тәшкил итәчәк. Аязучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз.

 

"Татар-информ"


Нет комментариев