Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы күләме расланды
Республикада

Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы күләме расланды

Тиешле карарга республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйды

ТР Министрлар Кабинеты 2024 елга яшәү минимумы күләмен раслады. Тиешле карарга республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

«2024 елга Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләмен – 12 966 сум, эшкә яраклы халык өчен – 14 133 сум, пенсионерлар өчен – 11 151 сум, балалар өчен 12 577 сум күләмендә расларга», - диелә документ текстында. 

Быел ТРда җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы 12 219 сум тәшкил итә.

 

KZN.RU


Нет комментариев