Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 17 нче апрельдә янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк

Әлеге чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела.

Татарстанда 17 нче апрельдән 10 нчы майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

 

Документ буенча, әлеге чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Ачык утны махсус янмый торган савытларда, мәсәлән, мангалларда һәм кыздыру урыннарында, урман янгыннары куркынычы янаган территорияләрдә ризык әзерләү өчен кулланырга ярамый. Җәмәгать туклануы объектлары гына моңа керми.

Шулай ук торак пунктлар территорияләрендә, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында, урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык ширкәтләрендә 1-3 куркыныч класслы пиротехник әйберләр куллану тыела.

Ягулык материалларыннан ясалган идарә ителми торган әйберләрне кабызырга ярамый, аларны югарыга күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев