Татарстанда 17 градуска кадәр салкынайтачак
Республикада

Татарстанда 17 градуска кадәр салкынайтачак

Синоптиклар республика юлларында бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә.

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 декабрьдән 2 декабрьгә каршы төндә һәм иртән һава температурасы -12дән -17 градуска кадәр, аязган вакытта -22 градуска кадәр җитә. Көндез -10 градустан -15 градуска кадәр булачак.

Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә.  

 

«Татар-информ» 


Нет комментариев