Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда -10 градуска кадәр суыта

Атна уртасына Татарстанда -10 градуска кадәр суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 15 ноябрьдә, көндез -1 градустан -6 градуска кадәр (Казанда -4, -6, -2, -4 градус) булачак.

Моннан тыш, Татарстанда кыска вакытлы бураннар, 15-20 м/с (төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә) көчле җил һәм юлларда бозлавык, шул исәптән республика башкаласында да көтелә. 

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 16 һәм 17 көнне, атмосфера басымы арту белән, төбәктә явым-төшем туктатылачак. 17 ноябрьдә көндезге сәгатьләрдә генә Татарстанның көньягында кар явачак. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында 5-10 градус салкын һәм якты вакытта -1дән -7 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

18 һәм 19 ноябрь, җомга һәм шимбә көннәрендә, һава торышының начарлануы көньяк циклон фронтлары тәэсирендә булачак. Кар, буран, көчле җил фаразлана. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта республика территориясендә җылыначак: көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0-5 градус тәшкил итәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев