Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан халкына талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация хезмәте күрсәтелә

Кайнар линия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә 13 нче майга кадәр эшли.

13 нче майга кадәр Татарстанда талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Шәһәрлеләрнең сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирә.

 

Шалтыратулар ял һәм бәйрәм көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр +7(843)238-98-54 телефоны буенча кабул ителә. Шулай ук эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр +7(843)238-53-68, +7(843)238-21-74 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, Татарстан халкы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең бердәм консультация үзәгенә +7(800)555-49-43 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча шалтырата ала.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә ял итү урыннарына һәм урман массивларына барганда саклану чараларын үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искәртәләр: тәнгә тиеп торган, капюшонлы, беләзек сөягендә резинкага җыелган озын җиңле ачык, бер төстәге кием кию зарур. Үзең белән куркыту чаралары – акарицидлы репеллентлар алырга киңәш ителә. Үләнгә утырырга яки ятарга, бүлмәгә өзелгән чәчәкләр алып керергә ярамый, киемнәрне, тәнне һәм чәчләрне даими тикшереп торырга кирәк.

Талпан тешләгән очракта, яшәү урыны буенча медицина учрежденесенә мөрәҗәгать итү мөһим. Мондый мөмкинлек булмаганда, куркынычсызлык чараларын үтәп, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга, тешләгән урынны йод, спирт һ.б. белән дезинфекцияләргә, кулларны сабын белән юарга кирәк. Әгәр кара нокта (талпан башы яки хортумчыгы) калса, аны йод белән эшкәртергә һәм, табигый рәвештә юкка чыкканчы, тынычлыкта калдырырга киңәш ителә.

Тәннән алынган талпанны ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясендә яки медицина оешмаларының ПЦР-лабораторияләрендә тикшерү зарур. Соңгыларының моның белән шөгыльләнү өчен махсус бәяләмәсе булырга тиеш. Аның нәтиҗәләре буенча табиб дәвалау билгеләү турында карар кабул итә.

Әгәр бөҗәкне тикшерү мөмкин булмаса, талпанга каршы иммуноглобулин кулланып, ашыгыч рәвештә профилактика чаралары гамәлгә ашырыла. Барлык очракларда да дару организмга талпан тешләгәннән соң дүрт тәүлектән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев