Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан уртача хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округында лидерлар арасына керде

Татарстан 2023 елның гыйнвар — июнь айлары йомгаклары нәтиҗәсен билгеләп үткәндә оешма хезмәткәрләренең уртача айлык номиналь хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара. Бу Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) мәгълүматларыннан күренә.

2023 елның беренче яртыеллыгында республикада уртача айлык хезмәт хакы 58 332 сум тәшкил итте, ул 16,5 процентка артты. Шул ук вакытта июнь аенда ул май ае белән чагыштырганда 0,4 процентка кимеп, 62 557 сумга тигез була. Әмма, әлеге кимүгә карамастан, июнь өчен уртача хезмәт хакы да Идел буе федераль округында иң югары булып чыкты.

Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча беренче яртыеллыкта Идел буе төбәкләре арасында икенче урында Пермь крае тора, анда уртача хезмәт хакы - 56 946 сум, Башкортстан 53 502 сум белән өченче урында. Июнь нәтиҗәләре буенча икенче позициядә 57 636 сум белән Түбән Новгород өлкәсе. Башкортстан өченче булып кала һәм монда уртача хезмәт хакы 57 205 су тәшкил итә.

2023 елның беренче яртыеллыгында Идел буе округы буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакы 51 814 сум тәшкил итте, еллык күрсәткечтә ул 16,2 процентка арткан. Июнь аенда 56 550 сумга (елга карата шундый ук нисбәт белән) тиң булган.

Элегрәк «Татар-информ» беренче яртыеллыкта Татарстанда реаль акчалата керемнәр 8,7 процентка артканлыгын хәбәр иткән иде. Күптән түгел РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрнең хезмәт хакы һәм тормыш дәрәҗәсе күтәрелергә тиеш дип белдерде.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев