Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә
Республикада

Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә

Бүген Казанда болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә булачак. Көндез һава температурасы 0 дән +2 градуска кадәр үзгәрәчәк, юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Тулаем Татарстан буенча ТР Гидрометеорология үзәге аязучан болытлы һава торышын фаразлый. Һава температурасы +3тән -1 градуска кадәр, юлларда бозлавык булачак.

Алдагы төндә, алдан фаразлауларга караганда, республикада һава температурасы - 1...-6 градуска кадәр булачак.

 

 

""Татар-информ"


Нет комментариев