Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Президенты: Медицина ярдәменә мохтаҗ булган бөтен кешегә ярдәм итәргә кирәк

Рөстәм Миңнеханов поликлиникадагы хәлне даими контрольдә тотарга һәм медицина хезмәткәрләренә кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.

 Коронавирусның «омикрон» штаммы таралу Татарстанда авырулар санының җитди артуына китергән. Узган атнада күрсәткечләр 2 тапкырга арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада барлык чикләү чаралары дәвам итәчәк. «Хезмәт коллективларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мөһим, мәктәпләрдә „иртәнге фильтрлар“ эшен катгый контрольдә тотарга кирәк», — диде ТР Президенты. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсендә хәл яхшыра башлаган. Элек ябылган барлык мәктәпләр гадәти эш режимына әйләнеп кайткан.

Сәламәтлек саклау системасына, бигрәк тә сырхауханәләргә зур эш туры килә. «Без поликлиникаларыбыз шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк дип килештек. Шулай ук мин республика оператив штабына иртәнге сәгатьләрдә пациентларның агымын ничек итеп бүлүне уйларга куштым. Моннан тыш, барлык кешеләр дә поликлиникага килә алмый, әмма безгә ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә барып җитәргә кирәк. Безнең гражданнарның бу категориясен игътибарсыз калдырырга хакыбыз юк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Район һәм шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов поликлиникадагы хәлне даими контрольдә тотарга һәм медицина хезмәткәрләренә кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, бүген авыру турындагы документны дистанцион форматта 122 нче номер буенча ябу варианты эшләнә.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бу эшне бик игътибар белән оештырырга кирәк. «Регламент билгеләнгән, таяныгыз һәм башкарыгыз. Шуңа да карамастан, авыру турындагы документ бар, ягъни кирәк, ничектер консультация бирергә кирәк, әгәр кирәк булса — авыру янына барырга», — диде ул. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев