Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елга авылларда торакның 1 квадрат метры бәясен раслады

ТР Министрлар Кабинеты 2024 елга Татарстан авылларында торакның бер квадрат метры бәясен раслады. Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган карар нигезендә, киләсе елда бер квадрат метр бәясе 31,8 мең сум тәшкил итәчәк.

Документта искәртелгәнчә, билгеләнгән сумма «торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләрнең күләмен исәпләү өчен» кулланыла.

Әлеге карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган инде.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда техник карау өчен түләүнең чик күләмнәре артачагы хакында хәбәр иткән иде.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев