Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак, диелә хәбәрдә.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев