Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан халкын боз һәм көчле җил турында кисәтәләр

Җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә боз, яңгыр явуы һәм көчле җил булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

«Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр булуы көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Һава торышы бозылып, җил көчәячәк, аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, урыны белән яшен булуы ихтимал, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә көчле яңгыр фаразлана. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев