Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Язучылар берлегендә казах язучылары антологиясен тәкъдим иттеләр

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы залында казах язучылары шигъриятенең татар телендә антологиясен тәкъдим итү кичәсе узды. Биредә республикакүләм әдипләр, Казахстан консуллыгы вәкилләре һәм ул ил язучылары катнашты.

«Әлеге чара — безнең өчен зур мәртәбә. Казахстан язучылары белән элемтәләр ныгуына без бик шат. Тәрҗемәчеләргә рәхмәт әйтәбез. Алга таба да иҗади дуслык дәвамлы булсын», — диде ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Шулай ук очрашуда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ, ТР Язучылар берлеге әгъзалары Рәдиф СәгъдиРифа Рахман һ.б. чыгыш ясады.

Чарада​ данлыклы җырчы Флёра Сөләйманованың «Әниемә» җыры да яңгырады.​​​

 

Юлай Низаев

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев