Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан һәм Чечня мөфтиләренең очрашуы узды

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасы мөфтие шәйх Сәлах-хаҗи Межиев белән очрашты. Очрашу Чечня Республикасы мөфтияте бинасында үтте.

Ике кардәш республиканың дини лидерлары төбәкләрдәге дини вәзгыять хакында фикер алышты, мөфтиятләрнең төрле эшчәнлек өлкәләрендәге соңгы казанышлары турында сөйләде, өммәт тормышындагы вакыйгалар турында фикер алышты.

Сөйләшү барышында Газә Секторындагы ситуация һәм гуманитар ярдәм җибәрү темасы аерым урын алды.

Татарстан һәм Чечня мөфтиләре әңгәмәсендә дини оешмаларның төрле өлкәләрдә үзара хезмәттәшлеге дә күтәрелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары башлыгы Чечня Республикасына Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелгән “Россия – безнең уртак йортыбыз” Россия Федерациясендә милләтара һәм динара хезмәттәшлек” Россиякүләм фәнни-гамәли форумында катнашу өчен килде.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев