Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан беренче тапкыр татар токымлы атларда Алтайга кадәр ат чабышы үткәрә

Татарстан беренче тапкыр татар токымлы атларда Алтайга кадәр ат чабышы оештыра. Аның маршруты республиканың сигез районы һәм Россиянең тугыз төбәгендәге 56 торак пункт аша узачак. Озынлыгы 3,1 мең чакрым тәшкил итәчәк. Ярышта канашучылар 38 көн юлда булыр дип көтелә.

«Ат чабышын үткәрүнең максаты – татар токымлы атларны, татар халкының милли традицияләрен популярлаштыру һәм аларны Россия территориясендә яшәүче тугандаш халыклар белән ныгыту. Чара Татарстан Республикасы көненә багышлана», - дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ярышта катнашучылар составына дүрт җайдак, озата баручы, ветеринария табибы, шулай ук татар токымлы алты ат керәчәк. Юлда атлар ташый торган фургон һәм ветеринария хезмәте автомобиле җәлеп ителәчәк. Техника үтүе кыен булган урыннарда (сазлыклар, ерганаклар, куе урманнар, тау битләре) кулланылачак, дип белдерделәр министрлыкта.

Атлар чабышы Татарстан территориясендә Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнары аша үтәр дип көтелә. Аннары чарада катнашучылар Башкортстан Республикасы, Пермь крае, Свердловск, Төмән, Омск һәм Новосибирск өлкәләре, Алтай крае һәм Алтай Республикасы буйлап үтәчәк.

Ярышта катнашучылар 24 июльдә Казан ипподромыннан кузгалып китә. Алар 30 августта Катунь елгасы буенда - Алтай Республикасының Майма районында урнашкан «Алтай – Евразиянең йөрәге» истәлек билгесе янында финишка килеп җитәр дип көтелә. Әлеге һәйкәл – Алтайның Россия составына керүенә 250 ел тулу уңаеннан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бүләге.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев