Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан башкаласында ылыслы агачлар җыю буенча акция башлана

Гыйнвар ахырына кадәр шәһәрдә Яңа ел чыршысын кабул итү буенча 21 пункт эшләячәк

 Казанда 13-31 нче гыйнварда «Елки-палки» экологик акциясе узачак. Анда катнашучылар ылыслы агачларны эшкәртүгә тапшыра алачак.

Җыелган чыршылар шәһәрне төзекләндергәндә туфракка мүлчә җәю һәм юлларга салу өчен кулланылачак йомычкага әвереләчәк.

Агачларны җыю өчен 21 кабул итү пункты ачылачак. Акциянең беренче көннәрендә кайбер урыннарда волонтерлар эшләячәк – алар шәһәр халкының проект турындагы сорауларына җавап бирәчәк. Пунктлар тулган саен чыршыларны МПС-1 калдыклар сортлау комплексына чыгарачаклар.

Акция Казан Мэриясе, «ПЖКХ» ИК, шулай ук «Чиста уеннар» проекты командасы тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау һәм рециклинг идеяләрен пропагандалау максатларында үткәрелә.

 

Тулырак: kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев