Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан башкаласында хәйрия мәктәп ярминкәсе ачылачак

«Мәктәп старты» проектының 120 яшь катнашучысы үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтәчәк.

  •  
  •  

Пәнҗешәмбе көнне, 19 декабрьдә, Казанда традицион хәйрия мәктәп ярминкәсе узачак. Үз товарларын һәм хезмәтләрен республиканың 29 мәктәбеннән һәм районыннан укучылар күрсәтәчәк. Бу 120 яшь эшкуар – «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучылар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Теләге булган һәркем үзе һәм туганнары өчен уникаль Яңа ел бүләкләрен ала алачак: декор өчен эшләнмәләр, стильле аксессуарлар һәм бизәнү әйберләре, милли бизәкле чыршы уенчыклары, фоторамкалар, үлән чәйләре, кул эше сабыны, десертлар һәм башкалар – инициативалы мәктәп укучылары кулы белән башкарылган бөтен нәрсәләр.

Сатудан җыелган акчаларның бер өлеше «Игелекле Казан» шәкертен реабилитацияләүгә юнәлдереләчәк. 22 яшьлек Павелга тумыштан ЦНС һәм гидроцефалия перинаталь патологиясе диагнозлары куелган. Бу елларда ул әбисе һәм бабасы белән бергә авырулар белән батырларча көрәшә һәм зур уңышларга ирешә.

Хәйрия ярминкәсе 19 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионында гаилә-күңел ачу үзәгендә Ямашев проспекты, 115а адресы буенча булачак. Керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда өченче ел рәттән «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» милли проекты кысаларында «Мәктәп бизнес-старты» республика программасы эшли. Ул укучыларда тиешле күнекмәләрне һәм компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Проектны оештыручылар – Татарстан Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге һәм ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фонды ярдәмендә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Мәктәп бизнес-старты» балаларга булачак һөнәрләрен билгеләргә һәм үз талантларын ачарга ярдәм итә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев