Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан башкаласында «Паркларда Stand Up» проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

16 яшьтән өлкәнрәк һәркем теркәлә ала.

 

Татарстан башкаласында «Паркларда Stand Up» проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Сәхнәдә чыгыш ясау хокукына 16 яшьтән өлкәнрәк һәркем, шул исәптән башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дәгъва кыла ала. Теркәлү 27 нче майга кадәр ачык.

 

Катнашучыларның остазлары тәҗрибәле комиклар Матвей Ромашкин, Никита Никитин һәм Илнур Әсхәдуллин булачак. Алар иҗат юлларын яңа гына башлаучы юмористларга материал әзерләргә, ачык микрофоннарда чыгыш ясаганнан соң, аны камилләштерергә ярдәм итәчәк. Проект финалына иң көлкеле катнашучылар узачак, соңрак финалчылар үз иҗат җимешләрен шәһәр халкы белән уртаклашачак.

Беренче тапкыр концертларны ике мәйданчыкта – стендап-клубта һәм Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә уздыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел проектта катнашу өчен 50 дән артык кеше гариза биргән иде, аларның сигезе финалга үтте. Йомгаклау концертында комиклар юморист Никита Дубровский белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев