Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарча язулардагы хатаны ачыклау бәйгесенә эшне «Халык контроле» аша җибәрергә мөмкин

Элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортлар аншлагында татар телендәге язуларда хаталарны ачыклау буенча бәйге игълан ителде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Катнашучыларга «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша фотолар җибәрергә тәкъдим ителә. Моның өчен телефонга мобиль кушымта урнаштырырга кирәк (ул iOS яки Android операцион системасы базасында булырга тиеш), авторизацияләнү һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайлау зарур.

Элмә такта тулысы белән күрсәтелгән фотоматериаллар белән (аның нинди оешманыкы икәне күренергә тиеш) хәбәр җибәрергә кирәк, публикациядә төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри, дип хәбәр итте оештыручылар.

Мөрәҗәгатьне конкурсны оештыручыга – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru электрон адресына яки ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат адресы буенча, яисә конкурс модераторына – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына түбәндәге электрон адреска: iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 җибәрергә мөмкин.

Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнәчәк, бүләкләү тантанасы 2023 елның дүртенче кварталында була. Алар басма дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак, диелә хәбәрдә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев