Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» авторлары Дәүләт премиясенә лаек булды

Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» 2015 елда басыла башлап, аның ел саен бер томы чыга килде һәм тиражы таратыла барды. Алтынчы томы исә 2021 елда басылды.

Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» өчен Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премиясенә филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, ТР Фәннәр академиясенең ИЯЛИнең лексикография бүлеге хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Ольга Галимова, Эльвира Сафина, Ринат Сәфәров, Фирая Гаффарова, Гөлзадә Сабирова лаек булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хәбәр итә.

  • Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» 2015 елда басыла башлап, аның ел саен бер томы чыга килде һәм тиражы таратыла барды. Алтынчы томы исә 2021 елда басылды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларына котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре 1993 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән булдырылган. 1994 елдан 2023 елга кадәрге чорда 191 эш югары фәнни бүләккә лаек булды, 1078 кеше «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеменә ия булды (шул исәптән 370 фән докторы һәм 365 фән кандидаты).

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев