Татар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсы комиссиясе «Роман» номинациясенең кыска исемлеген төзеде. Кабул ителгән 23 романның җиңү шансы бар.
1. Аккол Бикләрбәк. «Серле тәңкә».
2. Ак бүре. «Үз илемдә – үз көем».
3. Алчынбикә Нуриева. «Татар лачыны».
4. Зимагор. «Каторжан».
5. Кыдыл Нәмәкәев. «Дары бистәсендә».
6. Рәҗәп Акморза. «Күмелгән китап».
7. Туган якны өйрәнүче. «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?.. »
- Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздыра.
- 2023 елның 1 декабренә кадәр «Роман» номинациясенә барлыгы 23 эш кабул ителде. Җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм була.
- Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәк.
-
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының 9 номинациясе буенча җиңүчеләр исемлеге әзер.
-
Рузилә Мөхәммәтова
Нет комментариев