Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татар сүзе» халыкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле (ИСЕМЛЕК)

«Татар сүзе» халыкара бәйгесендә «Професионаллар» категориясендә I урынга Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин ия булды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.

I категориядә 10 яшькә кадәр булган җиңүчеләр: Искәндәр ИвановМәликә АбдуллинаКамил НадыршинЭмиль ЗакировДилә ХисамоваДинә ӘфризуноваДилә СибгатуллинаРаидә МәрдановаНәргизә ХәбибрахмановаЗилия Әскарова. Җиңүчеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова котлады.

II категориядә 11 яшьтән 17 яшькә кадәр җиңүчеләр: Ихтыяр КыямовИслам ХәйдәровИльвина ГалиеваФәридә ГалимуллинаӘнвәр МөхетдиновГөлинә АлиеваМәрьям Хәмзина. Җиңүчеләрне халыкара бәйгенең оештыру комитеты рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин котлады.

18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен булган III категориядә җиңүчеләр: Флера ШәриповаРәфидә НаҗароваГүзәл СибагатоваГүзәл ШакироваАлинә ХамәтшинаГөлнара БулатоваЭльза СалаватоваГөлшат МәхмүтоваРамил Мөхетдинов.

Җиңүчеләрне филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин тәбрикләде. «Без татар телен бөтен халык белән үстердек, баеттык, ул инде белем, мәдәният теле булып әверелде. Телебезгә алга таба да уңышлар юрыйбыз, чөнки халкыбыз аны кадерли. Алга таба телне саклауда үстерүдә татар сүзен ямен күрсәтүдә зур нәтиҗәләргә ирешербез», - диде ул.

«Үз шигырьләрен сөйләүчеләр» номинациясе җиңүчеләре: Гөлүсә БатталоваБулат ИбраһимовНурия БәшироваАлинә ШәгәрәеваАлмаз Хәмзин.

«Шигъри гаилә» номинациясендә җиңүчеләр дип I урында Мишуриннар гаиләсе, II урында Нурмөхәммәтовлар гаилсе, III урында ГаяновларШаһбановлар гаиләсе табылды. «Кызыксындыру» призына Сабуровлар гаиләсе лаек булды.

«Профессионаллар» категориясендә I урынны Ришат Әхмәдуллин, II урынны Эмиль ТалиповАртём Пискунов, III урынны Динар Хөснетдинов яулап алды.

"Бу бәйгенең исеменә сәнгатьле уку дип әйтү генә килешә микән? Һәр чыгыш ясаучы үз образында яши кебек. Татар халкы шулкадәр талантлы! Шундый сәләтле кешеләр булганда, бу халкының киләчәге бар. Мондый матур телне югалтып буламыни? Туган телне яратыйк, саклыйк. Киләчәгебез якты булсын", - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Ул бәйгенең киләчәктә телевизион проект булачагын әйтте.

  • Бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче булган.
  • Эшләрне түбәндәге жюри әгъзалары бәяләде: Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Резедә СәләховаИлдар Кыямов һәм Илсөяр Иксанова.
  • Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәште.
  • Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев