Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар рок төркеме «Gauga» 10 еллыгы уңаеннан оркестр белән концерт куйды

Татар рок төркеме «Gauga» «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан камера оркестры La Primavera белән берлектә концерт куйды. Концерт төркемнең ун еллыгы уңаеннан үткәрелде.

Татар рок төркеме «Gauga» «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан камера оркестры La Primavera белән берлектә концерт куйды. Концерт төркемнең ун еллыгы уңаеннан үткәрелде.

 

Оскар Юнысов оркестр белән концерт куюны зур адым, дип атады.

«Мин белгән күп рок төркемнәр оркестр белән уйнап чыкты. Шуңа күрә минем өчен ул киләсе адым булып күренде. Былтыр «Бүреләр» башкорт рок төркеме солисты Илшат Абдуллин бергә оркестр белән концерт кую идеясе турында әйтте. «Сез оркестр белән концерт куйганда без Казанга килеп өч җыр җырларбыз, аннары сез Уфага килеп, бер өч җыр башкарырсыз», – диде. Былтыр ул концертны оештырып булмады, ә быел безгә ун ел булды. Юбилей уңаеннан оештырылган концертка башкаларны чакырып тормадык», – дип сөйләде Оскар Юнысов.

 

Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров «Gauga» рок төркеме татар телендә заманча музыка иҗат итүче иң популяр төркемнәрнең берсе булуын әйтте.

«Оскар башта үзе генә җырлар башкара иде. Беренче җырларын безнең таныш музыкантлар белән яздырып карады. Аннары шушы музыкантлар белән беренче составны җыйды. Узган ел төркемнең альбомын Россиядә танылган музыкаль журналистлар бик югары бәяләделәр. Төркем берничә ел Россиядәге зур фестивальләргә йөри, Казанда да төрле мәйданчыкларда концертлар бирә. Гомумән, татар рок музыкасы көнкүрешкә кереп бара. Безнең максатыбыз да шул – заманча татар музыкасының көнкүрешкә төрле өлкәләрдән килеп керүе», – диде Ильяс Гафаров.

 

 

Энҗе Габдуллина
"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев